“Ата-аналар беседкасы”: әниләргә ничек барысына да өлгерергә?

2017 елның 27 октябре, җомга

Кайбыч муниципаль районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре кечкенә балалары булган гаиләләрнең өйләренә барып, чираттагы күнекмәләр үткәрде.

Кечкенә баласы булган анага көндәлек эшләр белән шөгыльләнер өчен каян вакыт табарга? Бу очракта вакытны дөрес билгеләү мөһим. Әлеге күнекмәләр барышында белгечләр, әниләр белән берлектә, хезмәт һәм ял вакытларын дөрес билгеләргә өйрәнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International