Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты

2017 елның 27 октябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллгына багышланган тантанада катнашты.

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү татарстанлыларның социаль-икътисадый хокукларын яклауга һәм җайга салуга юнәлгән адым булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тантанада хәбәр итте.

«Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү – дәүләт хакимияте органнары эше генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм граждан җәмгыяте институтлары эше дә. Бу – туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе», - дип йомгак ясады Татарстан Президенты үз чыгышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International