Кайбыч сәнгать мәктәбенең актлар залында, Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре белән берлектә, “Моң илендә” дип аталган чара узды. Ул күренекле опера җырчысы, легендар “Алтынчәч” операсында беренчеләрдән булып Алтынчәч образын тудыручы Галия Кайбицкаяга багышланды. Музей директоры Энҗе Мингалиева укучыларга аның иҗади юлы белән таныштырды, әсәрнең авторлары Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһанов хакында сөйләде.
Кичәдә сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укучысы Газизә Гыйрфанова һәм класс җитәкчесе Резида Хисамоларның “Тәфтиләү” көен уйнаулары ямь өстенә ямь өстәде.