Татарстан Республикасы Конституциясе алдыннан Олы Кайбыч урта мәктәбендә ел саен Парламент дәресләре уздырыла.
Быел исә әлеге дәресләр республикабызның төп законы кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланды. Класс сәгатьләре барышында укучылар “Конституция” сүзенең мәгънәсенә төшенде, кешенең хокуклары, иреге һәм бурычлары хакында өйрәнде. Шулай ук балалар Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.