20-21 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Батыр” спорт комплексы базасында 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә самбо ярышлары узды.
Әлеге ярышта Олы Урсак урта мәктәбе укучысы III урын яулады һәм самбо буенча Татарстан Республикасы җыелма резерв командасына кабул ителде (Тренеры – Илгизәр Вәлиуллин).