Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 24 октябрьдә, төнлә һәм иртән республика юлларының аерым урыннарында бозлавык хасил була ала, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда һава температурасы төнлә республикада 2-7 градус салкын була.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгынңы ЮХИДИ идарәсе үз вакытында машина йөртүчеләрне җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырырга һәм юлларда сак булырга чакыра.
Татар-информ