21-22 октябрь көннәрендә Казанның “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның 10 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 19 команда яшь биолог исемен алу өчен көрәште.
Кайбыч, Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары турнирның финал өлешенә үтте.
Бәрлебаш төп гомуми белем бирү һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләренең “Кайбычлылар” җыелма командасы VII яшь биологлар региональ турниры призеры булды һәм 13 команда арасында Юниорлар лигасында III урын яулады. Район данын Анастасия Лазарева (9 сыйныф), Ильмира Бикеева (сыйныф), Әдилә Гарифуллина (9 сыйныф), Фирүзә Мусина (10 сыйныф), Әдилә Гыйбадуллиналар (10 сыйныф) яклады.
Команда җитәкчеләре: Эльмира Рәхмәтуллина (Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология фәне укытучысы) һәм Гөлшат Хәйретдинова (Олы Кайбыч урта мәктәбенең биология фәне укытучысы).