Юбилярыбыз

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Светлана Сапаркина Репьевка поселогында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бүгенге көндә үзе дә бер ул һәм ике кыз анасы. Хезмәт юлын да бик иртә – мәктәптә укыган вакытта ук башлый ул. 8 сыйныфны тәмамлагач, туган поселогында бозау караучы булып эшкә керә. Соңыннан тормыш кора, сыер савучы булып эшли. Инде менә 25 ел әлеге хезмәтне башкара. Хезмәт сөючән һәм бик тыйнак ул. Үзен юбилее белән котларга килүчеләрне бик сөенеп каршы ала. Ә аны юбилее белән Надеждино авыл җирлеге Башлыгы Екатерина Савельева һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргат Басыйров котлый. Әлеге истәлекле бәйрәме уңаеннан, Светлана Сапаркинага Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International