Бүген Кайбыч район Советының утырышлар залында алкоголь продукциясенең һәм этил спиртының законсыз әйләнешен кисәтү, булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе киңәшмәсе узды.
Комиссия эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм аның Яшел Үзән шәһәрендәге вәкиле Марина Тихонова, район прокуроры Руслан Заһретдинов, авыл җирлекләре Башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты. Киңәшмә барышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина, полиция өлкән оперуполномоченные Радик Хәялив, “Кайбыч таңнары” газеты баш редакторы Луиза Сөнгатуллинаның чыгышлары тыңланды. Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, киңәшмәне йомгаклап, комиссия әгъзаларын һәм җәмәгатьчелекне хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә булырга район җирлегендә законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату очраклары хакында хәбәр итәргә чакырды.