Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.
Киңәшмә барышында узган атнада башкарылган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук РФ Эчке эшләр бүлеге министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе, район үзәк хастаханәсе баш табибы, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең чыгышлары тыңланды.