Кайбыч районы Мәлки авылында гомер кичерүче Мария Егорова 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов юбилярга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.