Кече Мәме авылы мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме узды. Командалар арасындагы һәр ярышта яшьләр зур актерлык осталыгы күрсәтте. Вальс та биеделәр, көз турында җырлар башкардылар, зал белән викторина оештырдылар. Ярышларга жюри бәя бирде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.
Бәйрәм киче дискотека белән тәмамланды.