Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълуматларына караганда, 21 һәм 22 октябрь көннәрендә республикада беренче кар көтелә.
Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булуы ихтимал.
Төннәрен һава температурасының 0..-5 градуска кадәр төшүе фаразлана. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0..+5, 22 октябрьдә -1..+4 градус булачак.