Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан Котлау телеграммасы алды

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан Котлау телеграммасы алды.

“Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

Туган көнегез уңаеннан ихлас котлавымны һәм җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Ныклы сәламәтлек, Кайбыч муниципаль районының социаль-икътисади мәсьәләләрен, стратегик проектларын тормышка ашыруда уңышлар телим. Республика һәм туган җирегез өчен куйган тырыш хезмәтегез Сезгә бары шатлык һәм илһам китерсен.

Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров”, диелә әлеге телеграммада. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International