Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, туган көне белән котлап, телеграмма юллады:
“Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итәм!
Оештыручанлык сәләтегез, һөнәри осталыгыгыз, кешеләргә карата яхшы мөгамәләгез белән Сез хезмәттәшләрегез, район халкы һәм республика җитәкчелегенең зур хөрмәтен яуладыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, киләчәктә дә эшегездә һәм тормышта зур уңышлар телим.
Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин”.