ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны туган көне белән котлап, телеграмма юллады

2017 елның 20 октябре, җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны туган көне белән котлап, телеграмма юллады:

“Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезне туган көнегез белән ихластан кайнар котлыйм! Җаваплы урыннарда туплаган эш тәҗрибәгез һәм куйган максатыгызга ирешә белүегез белән Сез райондашларыгызның, якташларыгызның, республика җитәкчелегенең хөрмәтен яулыйсыз. Сезнең тырышлык – районның социаль һәм икътисади торышы күзгә күренеп яхшыра.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык башлангычларда да ныклы уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International