Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга Котлау телеграммасы юллады

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, үзенең туган көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Котлау телеграммасы алды.

“Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезне туган көнегез белән ихластан котлыйм һәм Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Якташларыгыз Сезне энергияле, эшлекле, Кайбыч муниципаль районы белән ышанычлы идарә итүче ныклы җитәкче буларак белә. Аларның ышанычы, терәге Сезгә алга таба да әлеге авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтегездә тагын да югары уңышларга ирешергә, районның социаль проектларын, икътисадый инициативаларын тормышка ашырырга ярдәм итсен.

Сезгә барлык башлангычларда да оптимистлык һәм уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов”, диелә әлеге котлау телеграммасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International