Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Әйтте исә эшли торган, максатына ирешү юлында нинди генә авырлыкларга да бирешмичә, бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән башкаларны да үзе артыннан әйдәп бара торган тынгысыз кешеләр була. Аларны күрмичә, хезмәтләрен бәяләмичә мөмкин түгел. Чөнки алар кылган игелекләре, яхшылыклары белән тирә-юньгә нур чәчеп тора. Сез дә, хөрмәтле Альберт Илгизәрович, күркәм холкыгыз, изге күңелегез белән әйләнә-тирәдәгеләрегезнең хөрмәтен, мәхәббәтен яулыйсыз.
Гомер бит яшәлгән еллар саны белән генә исәпләнми. Кичергән хис-тойгылар, узган юллар, табыш-ачышлар белән дә үлчәнә ул. Сезнеке кебек йөрәк белән яшәгәндә генә Яшәүнең чын тәмен, ләззәтен тоеп буладыр. Йөрәгегезнең сафлыгы, башкаларның шатлыгына куана, борчуларына көенә, районыбыз киләчәген ихластан кайгырта белүегез Сезне кабатланмас шәхес итә. Ә Кайбыч районында соңгы биш елда үзгәрешләр бихисап, Сезнең тырышлык, ару-талу белмичә хезмәт куюыгыз нәтиҗәсе – районыбыз көннән-көн үсә, яктыра һәм яңара.
Туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Бүгенгегез кебек киләчәгегез дә тоташ бәхетләргә уралсын. Күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Гаиләгезгә, якыннарыгызга якты нур өләшеп, аларның ихтирамын, җан җылысын тоеп, газиз гомер юлдашыгыз белән тигезлектә озын-озак гомер итегез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын. Сез бик бәхетле зат һәм шул бәхетегез гомерле, гомерегез бәхетле булсын!