Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасында “Көзге фантазия” дип аталган кул эшләре конкурсы узды.
Әлеге иҗади конкурста бакчага йөрүче һәр бала, аларның - әти-әниләре, тәрбиячеләр дә актив катнашты. Алар тырышлыгы белән, бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимештән төрле әкияти фигуралар иҗат ителеп, матур күргәзмә оештырылды.