Олы Урсак авылы урта мәктәбендә прокуратура ветераны Рәмис Аширов белән очрашу үтте.
Рәмис Җиһанша улының нәсел тамыры Кайбыч районының Олы Урсак авылына барып тоташа.
Бабасы Әхмәтгәрәйне 19 яшендә рекрутлыкка, солдатка алалар. Башта Варшавада, соңрак Бакуда хезмәт итә ул. Рәмис ага да шунда туа, хокук белемен үзләштерә. 1969 елны Казанга прокурор булып эшкә билгеләнә. Бүгенге көндә Казанда яши һәм публицистик мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә ул үзенең туган нигезен күрергә Олы Урсакка кайтты һәм мәктәпнең музеенда да булды.