Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Апас районында узган “2018 нче елга һәм 2019 – 2020 нче еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР Законы проекты һәм республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрлары турында сөйләшү буенча зона киңәшмәсендә катнашты.
Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан һәм министрлыкларыннан, шулай ук муниципаль район Башлыклары, финанс органнары җитәкчеләре, Башкарма комитетларның социаль-мәдәни юнәлештәге бүлек мөдирләре катнашты.