Изгелек җирдә ятмый

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Кайбыч муниципаль районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Колангы авыл җирлегендә яшәүче кечкенә балага ярдәм кулы сузды.

Әлеге сабыйга катлаулы операция ясар өчен шактый суммада акчалата ярдәм кирәк. Ә гаиләнең андый мөмкинлеге юк. Дамир хәзрәт районның дин әһелләре белән фикерләшә, киңәшә һәм, алар бергә җыелып, кечкенә сабыйга операция ясатыр өчен тиешле сумманы җыеп тапшыра.

Операцияне Мәскәү шәһәре табиблары ясаячак. Бүгенге көндә нарасый әнисе белән Яшел Үзән шәһәрендә реабилитация уза.

Әнисе исә әлеге изге эшкә алынган, аларның проблемасына битараф калмыйча, ярдәм кулы сузган бу миһербанлы затларга зур рәхмәтен юллый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International