Олы Кайбыч авыл җирлегенә караган Симәки авылында юл төзү эшләре дәвам итә. Әлеге юл төзелеше Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан өстәмә финанслау ярдәмендә башкарыла. Төзелеш эшләрен “Волгодорстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тормышка ашыра.