Олы Кайбыч мәктәбендә шигырь кичәсе

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.

8нче һәм 10 сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Баһавиева, китапханәче Рәзинә Хәйретдинова тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция тамашачылар күңеленә хуш килде. Балалар шагыйрәнең лирик шигырьләрен укыды, җырлар тыңлады, вальс әйләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International