Кайбыч районы Олы Урсак авылы балалар бакчасында, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, кечкенәләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус бүлмә булдырылды һәм җиһазландырылды. Ата-аналар юл билгеләре төшерелгән келәм бүләк итте.
Ә шушы көннәрдә исә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган атналык булып узды. Атналык дәвамында балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы дәресләр, әти-әниләр белән әңгәмәләр уздырылды.