Татарстан Республикасы прокуроры приказы нигезендә Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе итеп Руслан Рәшит улы Байбеков билгеләнде.
Руслан Байбеков 1992 елның 28 маенда Казан шәһәрендә туа. 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 2015-2016 елларда КФУ ның юридик факультеты җинаять кодексы һәм криминалистика кафедрасы ассистенты була, “Җинаять процессы”, “РФ хокук саклау органнары”, “Прокурор надзоры” дисциплиналарын укыта.
2017 елда аспирантура тәмамлый. Уннан артык фәнни язма авторы.
Инглиз телендә иркен сөйләшә. Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы. Бик күп Халыкара һәм Бөтенроссия фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңү яулый. Ике тапкыр Оксфорд Фонды степендиясенә лаек була.
2003-2009 елларда Казан шәһәренең “Рубин” яшүсмерләр һәм яшьләр командасында капкачы була.