Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» Ландшафт профилендәге дәүләт табигать тыюлыгы составына керүче Идел елгасы акваториясендә тыелган тоту коралы – ятьмә кулланып, граждан тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту гамәлгә ашырылуы ачыкланды.
Тикшерү материаллары гаепле затны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 256 маддәсенең 1 өлешендәге «б», «г» пунктлары буенча җинаять эше кузгатылды (аеруча саклаулы табигать территорияләрендә су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)).