Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе тарафыннан Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карары хупланды.
Әлеге карар нигезендә, 6 һәм 7 гыйнварның шимбә һәм якшәмбесе 9 март - җомга һәм 2 май – чәршәмбе көннәренә күчерелә.
28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбәләре өчен 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьнең дүшәмбе көннәрендә ял итәчәкбез.
Шул рәвешле, Россия халкы 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-25 февральдә, 8-11 мартта, 29 апрельдән 2 майга кадәр, 9 майда һәм 3-5 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.