Кичә районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә баян, гармун, хромка, курай кебек уен коралларында уйнау буенча мастер-класс узды.
Аны Әтнә районы сәнгать мәктәбе укытучысы Рамил Шәрәфиев үткәрде, Олы Тәрбит, Чүти, Мәлки мәктәпләре укучыларына үз осталыгын күрсәтте.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмилә Әбләзова сүзләре буенча, быелгы уку елында Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе базасында, балаларның мәдәни үсешен арттыру максатыннан, әлеге мәктәпләрдә музыка уен кораллары классы ачу планлаштырыла