Хәерле сәгатьтә булсын

2017 елның 8 сентябре, җомга

Район җитәкчелеге Кайбыч территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычларның берсе итеп куя.

Җирлегебездә булган чишмәләрне барлау, аларның хәл торышын тикшереп тору, төзекләндеру инде күркәм бер гадәткә әверелеп бара. Чишмәләр элек-электән үк кешелекнең яшәү чыганагы санала, җиребезнең изге байлыгы ул.

Мөрәле авылына кунакка кайтучыларны иң элек саф сулы чишмә каршы ала. Тик ул бүгенге көндә тузган хәлдә. Нәсел җепләре Кайбыч районына барып тоташкан, үзе Казан шәһәрендә яшәүче игелек иясе Руслан Хафизов әлеге чишмәбезне төзекләндерү эшенә алынды. Тирәсенә машина туктау өчен махсус урын да, ял итәр өчен урындыклар да куелачак, чишмә кабаттан өр-яңа төс алачак, ди ул.

Бүген исә ремонт эшенә нигез салынды. Районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәтнең изге догасы белән башланып китте ул.

-Бу бик изге гамәл. Чишмәләребез челтерәп агасы урында, зар елап ятмасын.  Суын эчәбез, хозурында рәхәтләнеп ял итәбез икән, аларны тәрбияли дә белү дә кирәк. Бер генә чишмә дә караучысыз, ташландык хәлендә булырга тиеш түгел. Аларны тәрбияләп, чистартып тору шул ук җирлек кешеләренең үзләренең дә изге вазифасы, - диде әлеге чарада катнашкан район башлыгы Альберт Рахматуллин үз чыгышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International