ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте  башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыра.

Ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Автоматлаштырылган система ветеринария өчен бердәм мәгълүмат базасын булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә.

Быел язгы эшләр соңга калып башланды. Бүгенге көндә дым басу һәм уҗым культураларын тукландыру эшләре тәмамланды. Тиз рәвештә чәчү эшләре дәвам итә.

5 елдан артык Татарстан төбәк бүлекчәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе «Граждан университеты» партия проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында системалы рәвештә тарафдарларны, союз иҗтимагый оешмаларны һәм республиканың партия активын укыту уза.

14 майдан 20 майга кадәр Татарстан Республикасының Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында – СПИДка каршы Бөтенроссия көрәш көне уңаеннан кайнар линия эшли башлаячак. Шалтыратулар  8 (84371) 5-59-01,  8(84371) 5-69-21, 8 (84371) 5-62-07 телефоны буенча 9.00дан 17.00гә кадәр кабул ителә. 

Россия Президенты Владимир Путин карары белән, быел Бөек Җиңү көне уңаеннан, сугыш ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча биреләчәк.

2018 елның14 маеннан 20 маена кадәр Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән ВИЧ-инфекция белән көрәшү буенча Бөтенроссия акциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International