Барлык кеше куллану өчен мәгълүмат

2018 елның 11 мае, җомга

 Ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Автоматлаштырылган система ветеринария өчен бердәм мәгълүмат базасын булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә. Системаны гамәлгә кертүнең максаты - ветеринария документларын рәсмиләштерү вакытын кыскарту, кәгазь бланкларны электрон версиягә алыштыру исәбенә хезмәт күрсәтү, финанс чыгымнарын киметү, мәгълүмат кертү өчен әзер формалар булу, шулай ук кулланучы тарафыннан кертелә торган белешмәләрне тикшерү ярдәмендә кеше җибәрә торган ялгышларны киметү, продукцияне тикшерү өчен сайлап алынган пробалар турында мәгълүмат туплау һәм аны саклау. Электрон ветеринария документлары бу эшкә өйрәтелгән ветеринария табиблары тарафыннан ветеринария берләшмәләрендә, участок ветеринария пунктларында тутырыла. Электрон документлар таләп ителүче продукция төре дә артты. Күпләп яки вак­лап сатучы базаларга гына түгел, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхау­ханәләргә китерелүче продукциянең дә электрон ветеринар документлары булырга тиеш. Терлекчелек продукция­се җитештерү, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүче юридик затлар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар 2018 елның 1 июленә кадәр район ветеринария берләшмәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда хуҗалык итүче субъектларны алып бару буенча билгеләнгән администраторлар сезгә логин һәм пароль алырга ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International