Кайбыч районында чәчү эшләре бара

2018 елның 11 мае, җомга

Быел язгы эшләр соңга калып башланды. Бүгенге көндә дым басу һәм уҗым культураларын тукландыру эшләре тәмамланды. Тиз рәвештә чәчү эшләре дәвам итә. Барлыгы Кайбыч районында  бөртекле культураларны 19973  гектар мәйданда чәчергә җыеналар. Бүгенге көндә 4300 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган (ул 21,5 процент тәшкил итә). Аның белән берүк вакытта шикәр чөгендер чәчүе бара. Барлыгы 600 гектар чәчелгән (ул 18,6 процент тәшкил итә). 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International