Район турында

 

                 

Район үзәге: Олы Кайбыч (Кайбыч)                                                                                                                                                                
Мәйдан: 995,40 кв. км
Халык саны: 16 мең кеше


422330 Татарстан Республикасы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7
Тел.: (270) 2-11-00, 2-11-01;
факс: (270) 2-11-85
E-mail: Kaybicy.Admin@tatar.ru, kaybich@tatar.ru                                                                   

Район турында мәгълүмәт:

Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән.

Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.

Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.

Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга
 

 

 

Икътисады

Районда "Кайбыч урман хуҗалыгы" ДКУ, "Кайбыч балык хуҗалыгы" ААҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ,  "Кайбыч аучылык заказнигы",Подберезье авылында сөт-май заводы эшли.

Авыл хуҗалыгы.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы (аграр) районы булып тора. Авыл хуҗалыгы җирләре 67,1 мең гаектар җирне алып тора. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бал җитештерү, игенчелек, урманчылык. Авыл хуҗалыгы оешмалары:  ҖЧҖ "Ак Барс Кайбыч" филиаллары

Авыл хуҗалыгы тармаклары: үсемлекчелек, сөт-ит терлекчелеге, сарыкчылык, дуңгызчылык, урманчылык. Кырларда арыш, бодай, арпа, карабодай, шикәр чөгендере, терлек азыгы өчен рапс, люцерна, кукуруза үстерелә.

 

 

Казылма байлыклары

Казылма байлыклардан төзелеш өчен ком, балчык, торф ятмалары, ком-таш, мергель бар.

 

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр

Кече Подберезьедагы Изге Ана чиркәве
Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее.
  • Арыслан авылында урнашкан Николай Чудотворец чиркәве - 1901 елгы агач архитектура истәлеге.
  • Зур Колангы авылында урнашкан Петропавлов чиркәве - 1801 елгы классицизм архитектурасы истәлеге.
  • Кече Подберезье авылында урнашкан Изге Ана чиркәве — 1910 елгы агач архитектура истәлеге.
  • Морат авылында урнашкан Казан Изге Ана чиркәве — 1857 елгы архитектура истәлеге. Апрхтитекторы - Ф.И.Петонди. Алпавыт Н.И.Саврасова төзеткән.
  • Турминский авылында урнашкан алпавыт Лебедев йорты, 19 гасыр башы классицизм архитектурасы истәлеге. Земской мәктәбе бинасы, 1872 елгы. 1805 елгы алпавыт Л.П.Есипов төзеткән Троицк чиркәве.
  • Чүти авылында урнашкан 19-20 гасырлар чигендә төзелгән мәдрәсә бинасы.
  • Иске Тәрбит авылы Советлар Союзы герое Михаил Кузьминга авылында урнашкан 1975 елгы бюст.
  • Кошман зиратында урнашкан шагыйрь Әбрар Сәгыйди кабере.

Советкача чор.

Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.

Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш, Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән , Кайбыч – Кобец дигән исемнән дигән легендалар мәгьлүм.

Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган. Казан капкаларын күрсәткән картада Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный.

Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар.

Совет чоры.

Кайбыч районы оешканчыга кадәр (1917-1920 елларда) аның барлык торак пунктлары да Казан губернасы Зөя өязенә караган. 1920 елда Кайбыч авыллары Зөя кантоны карамагына күчәләр.

1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда өч волостьтан район оештырыла. Район составына Кошман (31 авыл), Ульянково (22 авыл), Мәлки (10 авыл) волостьлары кертелә. Беренче вакытта бу район үзәге Ульянково авылында булган Ульянково районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңләбе кире туган ягына кайта алмыйча кала. 3 сугышчы Советлар Союзы герое исеменә лаек була.

1941 елның көзендә район кырларында Казан каймасы казу башлана. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган вакытта биредә була. Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар район җирләре аша бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә.

1944 елның 29 мартында Кайбыч районы составыннан Подберезье районы бүленеп чыгарыла. Яңа Подберезье районын аякка бастыру 1944 елның августына кадәр сузыла. Августта Кайбыч районыннан 38 колхоз Подберезье районына күчерелә. Зур Подберезье авылында да яңа административ биналар төзү, техник җайланмалар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә. Күп эшче кадрлар юнәлтелә.1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кире кертелә. Яңа районда 1 132.3 кв. км. мәйданда 51 262 кеше яшәгән, шулардан 54.6% татарлар, 43.3% руслар, 2.1% чуашлар һ.б.

Район буларак Кайбыч төбәге 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында районның да, Олы Кайбычның да әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала.

Постсовет чоры.

Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.

 

 

Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования