2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.
ПЕТРОПАВЛОВСКАЯ чиркәве, XIX гасыр башы, 1868 ел.
Кирпеч чиркәве 1801-1803 елларда төзелгән, 1868 елда үзгәртеп корылган. Төп композициясе булган культовой Корылмалар төренә керә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының оператив дежур часте оператив дежур ярдәмчесе Тараканов Алексей Васильевичка кече җитәкче составының "полиция сержанты"дигән чираттагы махсус звание бирелде.
Яшь хезмәткәрне котлыйбыз, уңышлар һәм чын полиция хезмәткәре булуын телибез.
Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберлекләрен даими карау-бу җаваплы эш, ә аны хәл итү – игелекле эш.
Кече Подберезье авылы территориясендә гражданнарның үзара салым акчасына зиратны төзекләндерү эшләре бара.
Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авылында ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча дусларча матч узды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман мәктәбендә эшләрнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.
1. «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кече Мәме авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше дәвам итә.
2. Араслан авылында үзара салым хисабына юл төзү.