Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 42 нче утырышы узды. Утырышта бүлек башлыклары, палаталар рәисләре, район прокуроры, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.
Хөрмәтле депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары һәм барлык җирле үзидарә хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Коронавирус пандемиясе вакытында район җитәкчелеге аз керемле шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, опекага алынган гаиләләргә ярдәм итәргә һәм аларга беренче кирәкле азык - төлек пакетлары бирергә карар кылды.
Барлыгы 150 гаилә әлеге азык-төлек пакетларын алды:
Инвалид балалар белән 55 гаилә
17 опекун һәм тәрбиягә бала алган гаилә
Аз керемле һәм күп балалы 78 гаилә
Хакимият органнары алга таба да халыкка һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә гражданнар да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә шалтырата ала. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, игенчелек, механизация, азык-төлек базары һәм башка мәсьәләләр хакында консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне калдырырга мөмкин.
Шуңа игътибар итегез, колл-үзәкнең эшен һәм аеруча мөһим мәсьәләләрне анализлауны яхшырту максатларында барлык сөйләшүләр яздырып барыла.
2019 елның 20 апрелендә Кайбыч ягы музее ачылды.
Туганнары һәм якыннары өйдә калган көннәрдә сез-безнең чорның чын геройлары булып эшлисез.
Еш кына үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез тормышыбызны коткарып каласыз, балаларны укытасыз, куркынычсызлык, җылылык һәм өйләрдә уңайлылык тәэмин итәсез.
Флешмобта катнашыгыз, буш вакыт булганда, фотоларыгызны #Мынаработедлявас #Безэшлибез хештегы белән урнаштырыгыз . Бирегез безгә мөмкинлеге сезне белергә һәм рәхмәт белдерергә.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.
Хөрмәтле Альберт Илгизәр Улы
Сезне һәм кайбычлыларны чын күңелдән Кайбыч муниципаль районы оешу көне белән тәбрик итәм. Кайбыч районының борынгы һәм бай мәдәнияте бар, аның халкы аны үстерүдә үз хезмәтләре һәм таланты белән актив катнаша. Районның бүгенге күренешенә зур өлеш кертәләр, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклыйлар һәм арттыралар.
Кайбыч районына чын күңелдән тотрыклылык һәм чәчәк атуын, ә барлык халыкка нык сәламәтлек, игелекле һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, иминлек телим .
Хөрмәт белән - Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдинов.
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген яраткан районыбызның туган көне. Кайбычның яңадан район булып оешуына 19 апрельдә нәкъ 29 ел.