ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Кичә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич Кайбыч районы икмәк комбинаты әзерләгән ике гаиләгә бүләкләр тапшырды.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен авиация линиясе буенча, дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Кайбыч үзәк район хастаханәсенә табиб-кан тамырлары хирургы Плотников Михаил Викторович килде.

Бүген район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы  үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны туган көне белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. 

Бу бәйрәм көнендә сезгә күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс физик һәм рухи көч запасы, район иминлеге өчен нәтиҗәле эш һәм сезнең барлык ниятләрегез тормышка ашуын телим! Эшләрегездә уңышларлар гына юлдаш булсын, тормыш оптимизмы һәм яхшы кәеф сезне ташламасын, һәр көн сезгә тынычлык һәм бәхет бүләк итсен! Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.

"Бөтендөнья тәмәкесез көне" уңаеннан яшьләр сәясәте бүлеге "төтенсез тормыш"дип исемләнгән видеороликлар конкурсы үткәрде.

"Төтенсез тормыш " конкурсы нәтиҗәләре:

1 урын-Куликов Сергей @sch722 (наушники)

2 урын-Петр Краснов @petr7vperet7 (power bank)

3 урын-Владислав kul kulanginskaiaoosh (мини колонка)

Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Район мәдәният йорты 8 июньнән 14 июньгә кадәр онлайн @kaibitskiidk инстаграмм социаль челтәре аша онлайн концертлар афишасын тәкъдим итте.

08.06 Диана Леонтьева һәм Гөлнара Гыйбадиева

09.06 Ульянковская СБ Евгения Олеговнадан Мастер-класс

10.06 «Бибинур» кинофильмын күрсәтү

12.06 Россия көненә бәйрәм программасы-Видеоклип

Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белән берлектә, район кырлары өстеннән очып узды.Наил Залаков билгеләп үткәнчә:

      Кайбыч районында 100% чәчү төгәлләнгән, эшкәртелмәгән җирләр дә калмаган һәм кырларда                техника парлар белән шөгыльләнгәне дә күренә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинңа һәм                аның командасына рәхмәт сүзенләрен белдерәм, чөнки кырларда чисталык,тәртиб күренә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388нче карары һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 23 мартындагы 156 номерлы «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы торак пунктларында төзекләндерү, чисталык урнаштыру һәм тәртип урнаштыру буенча икеайлык үткәрү турында» гы карары нигезендә, Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды.

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә мәйданының эшчәнлеге белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International