ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Һәвәскәр бакчачыларның үсенте хәстәрен күрер вакыт җитте. Иң беренче киңәш – яшелчәләрнең сортын дөрес сайлый белү. Ике-өч төрдә – иртә, өч-дүрт төрдә – соң өлгерә торганнарын сайларга кирәк
Урамдагы үзгәрешләрне сизәсезме? Яз килә! Тыштан керәсе дә килми: күңелле, рәхәт. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да кайтты. Тирә-юньдә тормыш кайный башлады


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Кайбычның хоккейчы кызлары – Татарстан Беренчелегенә узган ярышларда бронза призерлары булды! Ә Мөрәле мәктәбе укучысы Илнур Сәйфетдинов Чувашиядә 6-8 мартта тимераякта узышчылар арасында узган ярышта беренче урынны яулап кайтты
Олы Кайбыч авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасында  “Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесенең район этабы үтте

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Ремонттан соң яңа гына ишекләрен ачкан район мәдәният йортында беренче булып чыгыш ясау бәхете районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга насыйп булды. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән – тамаша залы зурайган, яктырган. Килеп керүгә үзеңне зур шәһәрләрдәге мәдәният сарайларындагы кебек хис итәсең: җылы төстәге пәрдәләр, йомшак урындыклар, матур идән – бар да шулкадәр килешле
Бөек Ватан сугышы елларында “Барысы да фронт өчен!” дигән лозунг астында көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгын искә алып, Россия Президенты Владимир Путин 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлап открытка җибәрә. Кече Кайбыч авылында яшәүче Фәйрүзә апа Курмаевага килде ул тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты
Кече Кайбыч мәчетендә бүләк тапшыру тантанасы булып узды: шушы мәчеткә даими йөрүче җиде бабайга җылы йомшак юрганнар бүләк иттеләр
Ямьле язның тәүге көннәрендә Казандагы “Пирамида” комплексында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Ә аннан кайткач, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бәйгедә катнашучыларның барысы да чыгышларын Олы Кайбычтагы мәдәният йортында күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, бүләкләр тапшырды

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Мул уңыш үстерүдә “Кайбычагрохимсервис” җәмгыятенең дә лаеклы өлеше бар. Чөнки игеннәрне чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан саклау, ачы туфраклы басуларны известьлау – җәмгыять хезмәткәрләре башкарган эшләрнең кайберләре генә. Агрохимиклар игенчелек тармагын үстерү, район авылларын төзекләндерү, су кертү, юллар салу буенча зур эш башкаралар. Еллык эшчәнлекләренә багышланган җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шуңа басым ясады
Балалар һәм яшьләрнең  яраткан фестиваленә әйләнгән  “Йолдызлык”ның райондагы сайлап алу турының беренчесе Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International