ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген 24 июль көнне, Район мәдәният йортында,  Олы Кайбыч мәктәп яны лагере балалары өчен "Кунакта безнең Айболит" дигән викторина узды.

Искәртеп үтик "Урман амнистиясе" 2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде.  Әлеге закон турында милекчеләргә нәрсә белергә кирәклеген Татарстан Республикасының Росреестр идарәсе  ЕГРН  сыйфатын күтәрү  һәм  ЕГРН алып бару бүлеге начальнигының урынбасары  Юлия Макарова таныштырды.

 

Салым буенча бурыч түләү квитанциясен Татарстан Республикасының  бөтен күпфункцияле үзәкләреннән алып була.

Бүген 24 июль көнне  Олы Кайбычта "Гардероб" дигән яңа кибет ачылды. Кибетне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул кибет хуҗаларына эшләрендә уңышлар теләде.

                                                  

                                                  

                                                  

                                                  

                                                  

Бүген Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Барлыгы 10 кеше теркәлгән.  Шәхси гражданнарны кабул итү атнаның һәр сишәмбесендә сәгать 8:00-10:00 кадәр була.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

20 июль көнне район ЗАГС бүлегендә ике гаилә кавышты: Рәмис Миннулин Яшел Үзәннән һәм Лилия Бикаева Кошманнан, Рафаэль Шагивалиев  Мөрәледән һәм Гүзәл Ринас кызы Әлки районыннан.

21 июльдә Борындык авылында "Кичке уен" бәйрәме узды.  Бәйрәм барышында татар җырлары яңгырады, төрле уеннар уйнатылды. Бәйрәм чәй эчүләр һәм тәмле пылау белән тәмамланды.

21 июльдә Афанасьевка авылында  халык күңел ачу бәйрәме "Кичке уен" уздырылды.

21 июльдә Кошман авылында "Кичке уен" бәйрәме узды. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар, биюләр һәм җырлар җырладылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Татарстан Республикасында  социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар үстерү буенча чаралар   комлексын тормышка ашыру кысаларында  социаль хезмәтләр алучы  балалар белән полустационар формада чираттагы очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International