Авыруның берсен дә сорап алмыйбыз. Шикәр диабеты кебек нәселдән күчә торганнарын бигрәк тә. Әмма табиблар тарафыннан “диабет” дигән диагноз куелган икән, аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк.
Олы Кайбыч мәдәният йортында районыбызның төрле авылларыннан җыелган халык талантлары – лаеклы ялга чыккач та җырлап-биеп, сәнгатьне яратып яшәүче сәхнә ветераннары катнашында зур концерт узды. Төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыйган бу бәйрәмдә, әйтерсең лә, салават күперенең барлык төсләре нур чәчте. Төбәгебездә яшәүче халыклар дуслыгын, бердәмлегебез, зур тату гаиләдә яшәвебезне дә ачык күрсәтте бу концерт.