Китаплар иленэ сэяхэт

2017 елның 24 марты, җомга

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Кайбыч Үзәк балалар китапханәсенә  килгән балаларга китапханәче апалары менә шул турында сөйләде. Балалар китапханәнең тарихы белән таныштылар, үзләренең укып чыккан әкиятләрен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар бик канәгатъ калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International