Рафаил Сөнгатуллинның 60 яшьлек юбилее

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле Рафаил Салимович!

 60 яшь тулу уңаеннан, хезмәттәшләрегез исеменнән, чын йөрәктән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

       Сезгә корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, яхшы кәеф, бәхет һәм уңышлар телибез! Нәтиҗәле тырыш хезмәтегез һәм авыл хуҗалыгына керткән зур  өлешегез өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

         Тагын озак еллар Авыл хуҗалыгында, терлекчелек тармагында җитәкче, яшьләргә үрнәк булып эшләргә язсын. Янәшәгездә Сезнең җиңүләр шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз булсын. Сезгә уңышлар телибез.

Туган көннәр ел да кабатлана

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

 Иң изге теләкләр белән Авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International