Гөлназ Гайнуллина “Татарстан – уртак йортыбыз” фестивалендә лауреат булып танылды.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина “Татарстан – уртак йортыбыз” этно-мәдәни фестиваленең гала- концертында лауреат булып танылды һәм дипломга лаек булды. “Йолдызлык” фестивале аша танылу ала башлаган Гөлназ бу фестивальдә “Сак-Сок бәетен башкарды. “Пирамида” сәхнәсендә җырны бернинди музыкасыз башкарып, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны үзенә әсир итте ул. Җитәкчесе Фаилә Минһаҗева да укучысыннан шат. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу фестивальдә Гөлназның уңышлы чыгыш ясавы минем өчен икеләтә шатлык булды. Укучым белән горурланам, кечкенә булса да әнә нинди уңышларга ирешә ул! Сак-Сокны өйрәнүе дә үз тырышлыгы нәтиҗәсендә, чөнки аны теләсә кем шундый югарылкта башкара алмый",- диде педагог. Әлеге фестивальдә Татарстанда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, талантларга юл ачык булуы ачык күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International