Көзге каникулларда сәяхәт.

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Каникуллар... Һәрбер укучы түземсезлек белән көтеп ала бу көннәрне, чөнки рәхәтләнеп туйганчы йоклыйсын, телевизор карыйсын, саф һавада йөрисен...

   “Каникулда бик рәхәттер инде, туйганчы йоклыйсыз, урамда уйныйсыздыр?” - дип сорау бирдем мин бүген музейга экскурсиягә килгән укучыларга. Алар: “Әйе рәхәт, ләкин без йоклап кына ятмыйбыз. Бассейнга су коенырга йорибез, китаплар укыйбыз, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты ярдәмендә  районда уздырыла торган мәдәни чараларда катнашабыз,” - дип җавап бирәләр алар.  Бүген мин укучыларыбызны районыбызның тарихи-истәлекле урыннары белән виртуаль рәвештә таныштырдым. Алар бик кызыксынып карадылар, тыңладылар, үзләренә районыбыз турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладылар.

   Чыннан да, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты ярдәмендә укучылар бик күп мәдәни чараларда катнашалар. Ә инде бу проект ярдәмендә музей, китапхәнә, мәдәният йорты ишекләрен ачып керүчеләр икеләтә - өчләтә артты. Бу бик шатландыра.  Үзенең туган ягын, мәдәниятын, сәнгатен яраткан һәм аның тарихы белән кызыксынган кеше беркайчанда начар юлга тайпылмас.

 

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Сафина Эльмира 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International