Район башлыгы Альберт Рәхматуллин катнашучыларны соңгы өч атнада узган вакыйгалар белән таныштырды.
Киңәшмә барышында район Башлыгы узган ярышлар һәм конкурсларда барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде, һәм җинү яулаулары белән тәбрик итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, Кайбыч районы үзәк район хастаханәсе баш табибы, мәгариф бүлеге җитәкчесе эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Җитәкчеләре алдында киләсе атналарга яңа бурычлар куелды.