Кайбыч узәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә дуртенче ел инде «Сельский туризм» программасы буенча эш алып барыла. Ел саен билгеләнгэн авыл Китапханәсе узенен авылынын тарихы урыннары белән таныштыра. Быел исә туризм маршруты Кошман авылында утте. Китапханәче Сафиуллина Гэлия туристларны Кошман авылы тарихы белән таныштырды. Кошман авылы халкына гына хас булган аеруча рецепт белән әзерләнә торган юка пешерү ысуллары буенча мастер-класс уткәрде. Көннең икече яртысында Мерәле авыл китапханәчесе Ахметова Миләушә, куп еллар китапханәдә эшләп хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Асия Апа Гибадулинанын «Туган жирдэ мин бэхетле» дип аталган шигырь жыентыгынын презентациясе булып узды. Кичэдэ Асия Апанын якын туганнары, куршелэре, авылдашлары һәм районыбыз кунаклары катнашты. Асия апанын әлеге җыентыгы 2015 елда китапханәче Ахметова Миләүшәнең “Туган җирдә мин бәхетле” дип аталаган проекты ярдәмендә бастырылды