Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау Комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

19 майда Кайбыч муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау Комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.  Комиссия утырышында Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе И. Ф. Гарәфетдинов, барлык профилактика субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашты.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексының 5.35 статьясы буенча балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карап тоту, тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен  5 ата-анага кисәтү куелды.
2. Кайбыч муниципаль районында "Яшүсмер " 2016" ведомствоара профилактик операция
үткәрү турында һәм балигъ булмаганнарның җәйге ял, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү буенча карарлар кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International