Бүген барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлык, минераль ашламалар торышы карап чыгылды. Аларда район башлыгы А.Рәхмәтуллин үзе булып, механизаторлар белән аралашты, алар алдына агымдагы елга бурычлар куйды. “Югары уңышларга ирешер өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар”- диде ул. Техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча агымдагы елда конкурс игълан ителгән иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карап чыгып, әлеге эшчәнлеккә югары бәя бирделәр. "Механизаторлар белән очрашканнан соң тулы ышаныч белән әйтеп була – алар үз эшләренең остасы һәм язгы чәчүне кыска срокларда югары сыйфат белән башкарып чыгуларына шик юк" – ди район башлыгы.