2 февральдә Федоровское утра мәктәбе базасында "Яшь укытучы" муниципаль оешмасының “Үзлегеңнән белем алу яшь укытучының уңышлы эшенең бер ысулы” дигән тема буенча семинар узды. Семинар эшендә районның 17 яшь укытучысы катнашты. Беренче өлешендә мәктәп директоры Серяков М. А. мәктәп буенча экскурсия оештырды, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Федоровское урта мәктәбе укытучылары Романова Л. А. һәм Любимцева. Т. Е. ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарның практик өлешендә яшь укытучыларга мастер-класслар оештырылды. Семинарда катнашучылар мәктәп музеенда булдылар, Федоровское авылының истәлекле урыннары белән таныштылар