Кайбыч районында халыкны диспансерлаштыру башланды. Бу – инвалидлыкны һәм үлемгә китерә торган хроник авыруларны иртәрәк срокта ачыклау һәм дәвалау чаралары күрү өчен бик тә кирәкле профилактик чара. Ул бушлай үткәрелә. Поликлиникада төрле белгечләрдә диспансерлаштыру узу өчен иң элек үзегезнең участокка хезмәт күрсәтә торган гомумпрактика табибына күренергә кирәк. Моның өчен паспорт, медицина полисы һәм Пенсия фонды таныклыгын алып килергә онытмагыз. Авыл халкы да үз авыллары беркетелгән участок амбулаториясендәге табибка күренгәннән соң гына башка белгечләрдә тикшерү уза ала.
2016 ел дәвамында 1992,1995, 1989, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932,1929, 1926, 1923, 1920, 1917 елларда туган кешеләр диспансерлаштыру узарга тиеш. Моның өчен эш көннәрендә поликлиникага мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлегегезне саклау өчен вакытында табибларга күренергә онытмагыз.